Әлмәт юлларында 35 автобус йөртүче тикшерелде
Җәмгыять

Әлмәт юлларында 35 автобус йөртүче тикшерелде

Бүген 6.30 - 8.00 сәгатьләрдә юл-патруль хезмәте инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерде.

Сәгать ярым эчендә инспекторлар тарафыннан 35 автобус тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә  пассажирларның куркынычсызлык каешы каптырылмаган өчен 2 һәм транспорт чарасының дәүләт номерлары пычрак  булган 4  шофер штрафка тартылды.

Җиңел машина  йөртүчеләрнең берсендә транспорт чарасының дәүләт номерлары пычрак  булу һәм икесендә куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

 Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге