Хезмәтне саклау буенча координация советының күчмә утырышы булып узды. Бу юлы ул "Әлмәт-Водоканал" җәмгыятендә үтте.
Әлеге предприятиегә бару юкка түгел, август аенда биредә эшләүчеләр бәхетсезлек очрагына юлыккан иде. Координация советы әгъзалары бәхетсезлек очрагы булган урынга -" Дуслык" микрорайонындагы Биләр урамына да бардылар. Искә төшереп узабыз, монда канализация коесына ремонт эшләре алып бару өчен төшкән ике ир-ат һава җитмәүдән буыла башлый һәм аңын югалта. Икесе дә саклану таләпләрен сакламаган була. Нәтиҗәдә ике эшче дә агым суга егыла һәм батып үлә. Предприятиенең баш инженеры бәхетсезлек очрагының сәбәбен аңлатты. Координация советы хезмәтне саклау уңаеннан күрелгән чаралар белән дә танышты һәм күрсәтмәләр бирде.