Татарстанда педагогларның квалификациясен арттыру белән 3 учреждение шөгыльләнәчәк.
Әлеге эш Татарстан мәгарифне үстерү, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтларына һәм Казан федераль университетының мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче Идел буе төбәкара үзәгенә йөкләнә.
Шулай ук быел квалификация күтәрүнең җыелма системасын сынап карау планлаштырыла.