Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт табиблары ришвәткә каршы

Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә медицина оешмаларында ришвәтчелеккә каршы эшчәнлеккә багышланган киңәшмә узды.

Фикер алышуда шәһәр прокуроры урынбасары Илдус Әлимов, Эчке эшләр идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Вадим Беляев та катнашты.

Киңәшмәдә ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Фәйзи Әгъзәмов һәм 3 поликлиника баш табибы урынбасары Роза Фәрукшина әлеге проблема буенча урыннардагы эшчәнлек турында бәян итте. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре киңәшмәдә катнашучыларны 2014 елның 1 гыйнвареннан административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250