Җәмгыять

Әлмәт шоферларын суд приставлары тикшерә

Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре иртә белән инде 5 машинаны тоткарлый.

"Юл приставы" программалы комплексы белән Әлмәт урамнарыннан 37 машина йөртүчене тоткарлыйлар. Аларның барсының да шактый бурычлары була. 5 машина арестка алына.

 

Бер УАЗ Пикап шоферының банкка 600 мең сум бурычы була, ВАЗ 211440 шоферы Пенсия фондына 70 мең сум түләмәгән булган.

Торак-коммуналь түләүләр буенча әҗәтле шоферларны исә кисәтү ясап кире җибәргәннәр. Урында ук бурычларын кайтарып бирүчеләр дә табылган.