Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы балачак хыялы белән уртаклашты

Бүген балачак хыялларының чынга ашу көне. «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проектының интернет-акциясе кысаларында #марафондетскихжеланий уза.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар үзләренең фотолары белән уртаклаша һәм балачак хыяллары турында сөйли.

Әлеге флешмобка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылган. Ул балачакта үзенең әтисенә охшарга теләвен әйткән.

 

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та әлеге марафоннан читтә калмаган. 

 

 

 

- Әлбәттә, минем хыялым бар иде. Әтиемнең минем белән горурлануын теләдем. Минем өчен ул - барлык авырлыкларга карамастан, тормышта барысына да үзе ирешкән җаваплы һәм гадел җитәкче", - дип яза Тимур Нагуманов әтисе турында Инстаграмда. 

Әлеге флешмобта катнашу өчен 29 апрель көнне Инстаграмда кечкенә чактагы фотогызны урнаштырып,  балачак хыялларыгыз турында язарга кирәк. #мечтай #марафон #мечтайсомной һәм #марафондетскихжеланий хештегларын кую кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса