Әлмәт өлкәннәрен бушлай курсларга чакыралар
Җәмгыять

Әлмәт өлкәннәрен бушлай курсларга чакыралар

Әлмәт мәшгульлек үзәге пенсионерларны бушлай компьютер курсларына җыюын дәвам итә.

2015 елда мәшгульлек үзәге «Интернет - озын гомер» проектын тормышка ашыра. Аның кысаларында өлкәннәрне Интернет челтәре, түләү терминаллары белән эшләргә, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтәләр.

Уку курсы - 72 сәгать.

Кирәкле документлар: паспорт, пенсия таныклыгы (шулай ук аларның күчермәләре) һәм гариза.
Теләүчеләр Әлмәт мәшгульлек үзәгенең 107 нче бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Тел. 32-34-93.