Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавирусны профилактикалау максатыннан «Татнефть"нең җитештерү объектларында нинди кагыйдәләр кабул ителә?

Хезмәткәрләр арасында 1,5 метрдан да ким булмаган араны үтәү, медицина битлекләре кию һәм даими дезинфекция —коронавирусны профилактикалау максатыннан «Татнефть» җитештерү объектларында күрелә торган чараларның аз өлеше генә.

Безнең корреспондентлар "Татнефть" генераль директорының сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм экология буенча урынбасары Азат Хәбибрахманов белән бергә узган ялларда ДНС-7 һәм "Елховнефть" идарәсендә КНС-86 объектларында булдылар.
  
"Безнең чаралар комплексы барлык процессларда да хәвеф-хәтәрләрне киметүгә юнәлдерелгән: вахта йөртүдән башлап, эшкә рөхсәт алу, азык кабул итү, эш процессларының үзе һ.б., - дип билгеләп үтте Азат Хәбибрахманов. - Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә компаниянең төп бурычы - үз хезмәткәрләренең, подряд һәм сервис оешмалары хезмәткәрләренең һәм бөтен республика халкының куркынычсыз эшләвен тәэмин итү. Шуңа күрә компаниядә генераль директор Наил Маганов җитәкчелегендә штаб төзелде, ул коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча барлык чараларны күрә».
  
Билгеле булганча, март уртасыннан күпчелек офис персоналы ерактан эшкә күчерелгән, ә киңәшмәләр ВКС режимында үткәрелә. Әмма производствода ерактан эшләп булмый, шуңа күрә биредә башка профилактика чаралары кулланыла.
  
Алар вахта автобусларыннан ук башлана, операторларны эш урынына алып киләләр, транспорт көн саен дезинфекцияләнә. Һәр хезмәткәрнең тән температурасын контактсыз пирометр белән үлчиләр. Операторлар үзләре эш техникасын — квадроциклларны, автомобильләрне дезинфекцияли. Биналарда традицион җыештыру эшләрен хәзер «химия» кулланып башкаралар.
  
Бүлмәләргә, сүз уңаенда, хезмәткәрләр кулларны ишек янында урнаштырылган махсус гель белән юып керә. ДНС-7дә бүлмәдән файдалану вакытын ике кешегә бүлгәннәр.
  
Мондый масштаблы чаралар комплексы чамадан тыш булырга мөмкин, әмма «Татнефть» вирусның компаниянең төп производстволары эшенә йогынты ясау мөмкинлеге булмасын өчен алдан ук профилактик чаралар күрде.
  
Нефтьчеләр үзләре дә куркынычсызлыкны көчәйтүгә аңлаешлы карашта — барлык кагыйдәләрне төгәл үтиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса