Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайнар линиягә әлмәтлеләрдән 3,5 мең мөрәҗәгать килгән

1 апрельдән башлап Әлмәттә 26-01-01 кайнар линия телефоны эшли. 36 операторның барысы да шалтыратуларны дистанцион рәвештә кабул итә.

Иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр кайнар линия буенча профилактик чаралар, социаль ярдәм, азык-төлек һәм дарулар китерү, мәгариф, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе эшчәнлеге, психолог консультациясе турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Бу  дәвердә әлмәтлеләрдән барлыгы 3,5 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Иң еш бирелә торган сорау бер урыннан икенче урынга күченүгә кагыла (30%).

Шулай ук альметстопкоронавирус.рф сайты да эшли. Анда изоляция режимында булган цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат туплана.

Кирәкле товарлар китерүгә 437 кеше җәлеп ителгән. Заявка бирер алдыннан һәр волонтер медицина тикшерүе уза. Барлыгы 429 тапкыр азык-төлек һәм дарулар китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса