Иртәгә 27 градуска кадәр суыта
Җәмгыять

Иртәгә 27 градуска кадәр суыта

Иртәгә, 13 декабрь көнне Татарстан Республикасында төнлә һәм иртән аязган вакытларда, көнчыгыш районнарда һава температурасы 25-27 градуска кадәр түбәнәячәк дип көтелә.

Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә. Төнлә һәм көндез томан, күз күреме 500 метр һәм аннан азрак тәшкил итәчәк, диелә хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar/