Ирнең үлгән гәүдәсе бәйрәм табыны артында утырган
Әлеге хәл Белоруссиянең Витебск өлкәсе авылларының берсендә була.
Бу хакта сообщает РИА Новости хәбәр итә. 8 гыйнвар көне хатыны берничә көн өйдә кунмаган ире өчен бочылып, полициягә мөрәҗәгать итә.
Соңгы тапкыр аны күптән түгел Россиядән кайткан һөнәрче авылдашында кунакта күргән булганнар. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре бу мәгълүматны тикшерә һәм югалган ирнең урынын ачыклый. Аның мәете кәнәфидә бәйрәм өстәле артында була.
Беренчел фаразлар буенча, ир 6 гыйнвар төнендә үлгән. Йорт хуҗасы белән аның авылдашы арасында чыккан конфликт нәтиҗәсендә ир кунакның башына бүрәнә белән суккан. Хәзер әлеге очрак буенча тикшере эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia