Әлмәттә яшәүче Гыйматдиновлар 50 литрдан артык кан тапшырган [+ФОТО]
Бүген, Бөтендөнья донор көне уңаеннан гомерләре буена кан тапшырып, изге гамәлгә үз өлешләрен кертүче шәһәрдәшләребез - Фәридә һәм Әлфрит Гыйматдиновларны эшлекле киңәшмә барышында зурладылар.
Аларның гаиләсе 50 литрдан артык кан тапшырган. Шул рәвешле әлмәтлеләр «Россиянең иң яхшы доноры - 2016» XIII бәйгесендә «Донор династиясе» номинациясендә милли лидер булып танылган. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аларга соклануын белдереп, гаиләгә Россиянең трансфузиологлары ассоциациясенең дипломын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа