Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Федераль үзәк Татарстанга эконом-класс торакларын төзүдә ярдәм итәчәк

"Россия гаиләләре өчен торак" федераль программасы буенча Татарстанда эконом-класс торакларын төзүдә ярдәм мәсьәләләре турында ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник катнашты.

«Без бүген ил өчен мөһим мәсьәлә турында сөйләшергә җыелдык - эконом-класс торакларын төзү, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Без квадрат метрлар турында сөйлибез, әмма еш кына бик мөһим мәсьәләне - торак бәясе мәсьәләсе барлыгын онытабыз».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанның берничә торак программасын гамәлдә ашыруда бик зур тәҗрибәсе бар, һәм республика федераль үзәк ярдәм итсә, яңа программада да катнашырга әзер.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник үз чиратында "Россия гаиләләре өчен торак" федераль программасы РФ Президенты Владимир Путиннның Федераль Собраниесенә юлламасында белдергән йөкләмәсе буенча эшләнгәнен искәртте. «Кыска вакытта без экпертлар белән бергә программа проектын әзерләдек һәм сезгә аны фикер алышу өчен, фикерләрне ишетү өчен тәкъдим итергә булдык», - дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга А.Плутник.

Александр Плутник журналистларга биргән интервьюда хәбәр иткәнчә, бүген программаны гамәлгә ашыру механизмнары турында сүз барды, ә федераль үзәк ярдәмендә Татарстанда эконом-класс торакларын төзү күләмнәре соңрак билгеләнәчәк. Торакның ахыргы бәясе метры 30 мең сумнан артмау шартларында, дәүләт инженер ифраструктураны төзүне квадрат метрына 4 мең сумнан компенсациялиячәк дип санала. Акчаны Торак ипотека кредиты агентлыгы катнашында җәлеп итергә планлаштырыла.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТХК министры Ирек Фәйзуллин үз чиратында хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында программада төп катнашучы булып Дәүләт торак фонды билгеләнгән. Ул социаль ипотека программасы буенча төзегән тораклар, эконом-класс торакларына куела торган, бөтен таләпләргә туры килә. Шуңа күрә ДТФның инженер инфраструктурасын финанслауны алырга бөтен хокуклары бар.

Шула ук вакытта Александр Плутник программада торакның квадрат метрын 30 меңнән сата алучы хосусый төзелеш алып баручылар да катнаша алганын билгеләп үтте.

http://minstroy.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса