Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Еллар аша үткән кайтаваз

Адәм баласын ата-бабасының кендек каны тамган, нәселе башланган җирләр һәрвакыт хәтер яңартырга чакыра. Зур шәһәрме ул, яки кечкенә генә авылмы – анысы мөһим түгел.

Табигатьнең иң матур бер почмагына сыенып утырган Сәмәрканд авылы. Бер гасырлык тарихы булган әлеге кечкенә генә авыл индебетә, юкка чыга дигәндә халык туган нигезенә кайта, ныгыта, яңарта башлады. 

Авыл яши, авыл үсә, чишмә дә яңартыла. Исеме дә бит – Сәмәрканд – тарихның югалмас эзе, Ефәк юлы. Еллар аша үткән кайтаваз. Монда тормыш үзенчә, серле. Чишмә гөрли- гөрли үзсерләрен сөйли. Күз алдына чишмәгә төшеп, танышкан, ярәшкән яшь парлар, моңын-зарын сөйли-сөйли кер чайкаган хатын-кызлар, урактан, печән чабып кайткан тырыш, хезмәт сөючән халкым, сусаган юлчылар, тарих юлларын, сукмак тузаннарын барлаган сәяхәтчеләр, кәрванчылар килә. Болар бар да чишмә моңын тыңлаганда күз алдыннан үтә. Ә кош сайравы, агачларның серле шаулавы... Агачларның да яшьләре бар. Алар бик күптәнгеинде. 

Зирек агачы... Әниемнең әнисе – Разия әбием, аның әтисе Хабулла бабам, зирек агачын эшкәртеп, аннан буяу ясарга әзерли торган булган. Әби-бабам бик тырыш булганнар. Миңлебай авылында бәләкәй генә кибет ачу булган аларның теләкләре. Әлеге кибет истәлеге без бәләкәй чакта да бар иде әле. Ләкин, озын гомерле булмаганнар әби-бабам. 

...Бабам беркөн урманнан кайтмаган. Иртән аны авыл халкы эзләп урманга китә. Бабам, кискән агач төбенә башын куеп, тыныч кына бакыйлыкка күчкән була.

Менә чишмә сукмагы ниләр сөйләде, серләрен ачты, хәтер йомгагын әкренләп сүтте.

Эх, шушы язманы укып, тагын яңа сәхифәләр ачылсын иде. Ишетәсе иде тарихи вакыйгаларны халкым авызыннан. Бәлки...

Луиза ФАРУКШИНА, Мәмәт авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса