Чыгарылыш кичәләре ничә сумга төшә?
Кыңгыраулы мәктәп еллары. 2026 елда чыгарылышка әзерлек яңадан кыйммәтләнгән.
Туй көне кебек, чыгарылыш кичәсе дә гомердә бер генәтапкыр була.
Шуңа күрә аңа әзерлек тә бик катлаулы һәм ул аерымдетальләргә игътибар бирүне таләп итә. Монда инде кызмы, егетме – барысы да өс-башын, кием-салымын кайгырта. Шуны әйтергә кирәк, бу эштә дә алдан барысын да уйламыйча, әзерләмичә булмый. Мәсәлән, кызлар визажист һәм чәч-тарашны ел башында ук сайлап, язылып куя. Костюм һәм күлмәкләргә килгәндә, аларның да иңзәвыклыларын сайлар өчен мең дә бер кибет әйләнеп, хәтта Яр Чаллыга, Казанга, Түбән Камага кадәр үк барыпҗитәләр. Бәяләре дә бар бит әле ул кием-салымның. Шулайитеп укучыларны чыгарылышка әзерләү бәясе тулы канлыял бәясенә якынлашты.
Аналитиклар бәяләвенчә, чыгымнар узган ел беләнчагыштырганда якынча 10-15 процентка арткан. Әлмәттә әти-әниләр бәйрәмгә акчаны көздән үк җыя башлыйлар. Бу бигрәк тә унберенче сыйныфларга кагыла, анда чыгымнарзур булмаган ял белән ярыша ала. 11 нче сыйныф укучысыөчен чыгарылыш кичәсен оештыру кием-салымныисәпкә алмыйча якынча 15-20 мең сумга һәм аннан да артыгракка төшә. Чыгымнарның төп өлеше-банкет. Кафе һәм рестораннар быел чыгарылыш сыйныфыукучылары өчен бер кешегә уртача 3 меңнән 7 мең сумгакадәр меню тәкъдим итә. Әгәр ата-аналар алып баручы, диджей һәм фотозона белән аерым программа телиләр икән, сумма тагын берничә меңгә арта. Кайбер класслар шәһәряны мәйданчыкларын арендалый-мондый вариант гаиләдән 25-40 мең сум торырга мөмкин.
Чыгымнарның аерым маддәсе-тышкы кыяфәт. Егетләрөчен костюм һәм аяк киеме якынча 15-20 мең сумгатөшә. Кызлар өчен сумма гадәттә югарырак: күлмәк, түфли, макияж, прическа һәм аксессуарлар 20 меңнән 40 мең сумга кадәр тора ала.
Күп кенә гаиләләрдә экономияләргә тырышалар. Кемдеркүлмәкне арендага ала, кемдер лимузиннардан һәмкыйммәтле фотосессияләрдән баш тарта. Кайбер мәктәпләргомумән рестораннардан китә һәм бәйрәмне актлар залындаяки шәһәр мәйданчыкларында үткәрә.
Бүген бәйрәмнең бәясе форматына карап бик нык аерыла. Уртача бюджетлы тыныч кичә оештырырга мөмкин, ә артистларны чакырырга, мәйданчыкны төшерергә һәмбөтенләй башка чек алырга мөмкин.
Күп гаиләләр өчен мондый чыгымнар җитди йөкләнешбулып тора. Бигрәк тә гаиләдә берничә бала булса. Шуңа да карамастан, күпчелек ата-аналар барыбер акча тотарга әзер. Чыгарылыш кичәсе мәктәпнең төп вакыйгаларының берсе булып кала һәм күпләр бу көннең балаларга озакка истәкалуын тели. Һәрбер гаиләнең үз кереме, кемнекедер ултүбән, ә кемнекедер югары. Шуңа күрә дә бәйрәм белән ата-ана янчыклары арасында чик кайда уза дигән сорау туа. Тик нишлисең, чыгарылыш – чыгарылыш инде...
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia