Чирек гасырга сузылган юл
Җәмгыять

Чирек гасырга сузылган юл

6 август көнне «СМП-Нефтегаз» АҖ тантаналы рәвештә 25 еллык юбилеен билгеләп узды.

Чирек гасырга сузылган юл гади генә булмаган: компания катлаулы 90 нчы елларда барлыкка килгән, ике кризис чорын уздырган һәм әлеге юбилеена Татарстанның әйдәп баручы күптармаклы холдингы исеме белән килеп ирешкән.

Тарих битләреннән

Бүгенге куәтле юл комплексы вак таштан юл төзү өлкәсендә тәүге адымнарын нефтьчеләрнең объектларында башлап җибәрә. 1991 ел була бу. Нәкъ шул чорда инициативалы, яңарышка омтылучы яшьләр үз предприятиеләрен булдыра. Башкарылган эшләрнең югары сыйфаты һәм нәтиҗәле хезмәт бәрабәренә оешма республикада абруй яулый.

Компания тарихындагы чираттагы күтәрелеш «СМП-Нефтегаз» нефть чыгару предприятиесе барлыкка килү белән бәйле. Ул чорда нефтьчеләр кимеп баручы кара алтын чыганакларын яңартуга ирешә, ә нефть әзерләү һәм тапшыру комплексы төзелеше чын мәгънәсендә табыш була.

Предприятие үсешенең яңа этабы 2002 елда Әлмәт оек-оекбаш фабрикасын үзенә алу белән башлана. «СМП-Нефтегаз» инвестицияләре белән «Носкофф» сәүдә маркасы Татарстанда гына түгел, Россиядә дә танылган брендка әйләнә. 2003 елда компания иң зур хуҗалыкларның берсе - Н.Е. Токарликов исемендәге АҖенә ярдәм кулы суза. «СМП»ның булышлыгы белән бүген дә аның җирләре буш тормый, эшкәртелә һәм мул уңыш үстерелә.

«Мең чакрымнарга сузылган юл беренче адымнан башлана» дигән борынгы Кытай әйтемен искә алсак, бүген ышаныч белән шуны әйтергә була: компания беренче адымын дөрес юнәлештә ясаган һәм чирек гасырга сузылган юл хөрмәткә, горурлыкка лаек.

Хезмәтләре мактаулы

6 август көнне юбилярларны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары, Татарстанның муниципаль район башлыклары, «Татнефть» компаниясе һәм эре предприятие вәкилләре котларга җыелды.

Драмтеатрда узган тантанага килгән мәртәбәле кунакларга, компания ветераннары һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, «СМП» компанияләр төркеменә нигез салган Фоат Комаров ярдәмнәре һәм теләктәшлек белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде:

- Бик күп кеше без булсынга, эшчәнлек җәелдерүгә һәм бүгенге бәйрәмне уздыруга ирешсен өчен үз энергиясен, күңелен, хезмәтен салды. Беренче чиратта «Татнефть» компаниясенә рәхмәтлемен: безгә ышандылар һәм без федераль, халыкара программалар кысаларында күләмле бурычларны башкарырдай лаеклы компаниягә әверелә алдык. Төрле елларда җитәкчелек иткән компаниянең генераль директорларына: Ринат Гыймаделисламович Галиевка, Шәфәгать Фәхразович Тәхаветдиновка, Наил Өлфәтович Магановка зур рәхмәтемне белдерәм.

Фоат Фәһимович билгеләп узганча, компания - ул учредитель, җитәкчеләр, производство коллективы гына түгел, ә яшь предприятиегә карата лояльлек күрсәткән шәхесләр дә. Аның рәхмәт сүзләре яшәргә һәм эшләргә ярдәм иткән төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләренә, барлык структураларга да юнәлдерелде.

Бу көнне компаниянең бик күп хезмәткәре РФ Энергетика министрлыгы, Татарстанның Министрлар Кабинеты, Транспорт, Финанслар, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, Әлмәт, Зәй районнары Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарына лаек булды.

Дәүләт бүләкләре тапшырганнан соң, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров чирек гасыр эчендә «СМП»ның бик күп гамәлләр башкаруын һәм республиканың, илебезнең аларның хезмәтләрен югары бәяләвен билгеләп үтте.

- «СМП» - компания генә түгел, ул хәзер бренд, - дип ассызыклады ул. - Биредә гадел, намуслы, тырыш кешеләр, бер сүз белән әйткәндә, үз эшенең осталары хезмәт куя.

«Татнефть» ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев коллективка шулай ук җылы теләкләрен ирештерде. «СМП» оешкан чорны искә алып, ул дәвердә хәтта көчле нефть һәм газ чыгаручы идарәләрнең дә чиктән тыш зур авырлыклар кичерүен бәян итте.

- Бик көчле, максатчан, җәмгыятьнең чынлап та алдынгы вәкилләре булган кешеләр генә компаниянең үсеш алуына һәм ышаныч яулавына ирешә ала. Аларга ихтыяр көче, характеры белән аерылып торган шәхес җитәкчелек итеп, хәзер бөтен илгә танылу яулаган коллектив булдырды.

Сер түгел, юл хезмәткәрләре «СМП» коллективының төп өлешен алып тора. Аларның эш нәтиҗәсе күп еллар дәвамында Татарстанның 13 районы һәм Россиянең башка төбәкләре халкын да сөендерә. 2004 елда «СМП-Нефтегаз» АҖ Татарстан Министрлар Кабинеты ярдәме белән Казан-Оренбург юлы составына кергән «Алексеевск-Әлмәт» участогын төзүгә инициатива белдерде. Әлеге автомагистраль Шәле-Саескан Тавы юлының дәвамы һәм Татарстан территориясендә «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара маршрутының тулы бер участогы булачак.

Юл төзелеше һәм ремонты буенча компания хезмәтен югары бәяләп, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов Фоат Комаровка ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмавы һәм иҗади дәрте өчен рәхмәтен белдерде:

- Сез башкаларны да канатландырып, аларны алга барырга өнди алдыгыз. Яңа идеяләр тәкъдим итеп дәүләт аппаратының тынычлыгын җуюыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бәлки без бар урында да килешмибездер, әмма төп бурычыбыз - сезгә комачаулау түгел, ә ярдәм итү һәм без моңа әзер!

Җир тәрбия ярата

«СМП»ның тагын бер мөһим принцибы бар: «Хезмәт куйган һәм сине туендырган җир каралган һәм тәртиптә булырга тиеш». Шуны истә тотып, компания 20 елдан артык хәйрия программасын гамәлгә ашыра - аның социаль инвестицияләр күләме шушы чорда 1 миллиард сумнан артып киткән. Әлмәтнең ил буенча иң төзек шәһәр булып танылуында «СМП-Нефтегаз»ның да саллы өлеше бар. Предприятиенең сәламәтлек саклау, мәгариф, экология һәм төзекләндерүгә керткән инвестицияләре Әлмәт муниципаль районында гына 550 миллион сум тәшкил итә.

Компаниянең социаль юнәлеше турында ассызыклап, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов хәтерләрне яңартты:

- Фоат Фәһимовичның хезмәт биографиясендә Әлмәт башлыгы булып эшләгән чоры да бар. Бу безнең эшлекле мөнәсәбәтләргә, шәһәр һәм район проблемаларын якыннан белүенә ярдәм итә. Бәлки предприятие хәйрия эшчәнлегенең чишмә башы шуннан киләдер дә: мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә булышлык күрсәтү, ТОС территорияләрен төзекләндерү, «Менеджер» мәктәбе проектын гамәлгә ашыру - бу юнәлешләрне профессиональ командадан башка алып барып булмый.

Зәй районы исеменнән «СМП»ны юбилей белән Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов котлады. Безнең 4 нче мәктәпне төзекләндергән кебек, компания инклюзив белем бирү принциплары буенча эшләүче Зәйнең 6 нчы мәктәбенә дә яңа сулыш өргән.

Космостан сәлам!

Журналистны теләсә нәрсә белән шаккатырып булмый, әмма узган ел «СМП-Нефтегаз»ның космонавтлар белән оештырган очрашуында рәхәтләнеп катнаштым. Борттагы хәлләр, аннан бигрәк халыкара космик станция бортыннан тыш ниләр барлыгы турында аларның үзләреннән ишетү кызык та, файдалы да булды. Компания космонавтлар белән дуслыгын югалтмаган: халыкара космик станция бортыннан «СМП» коллективын юбилей белән Алексей Овчинин тәбрик итте.

Тарихны кешеләр яза

«СМП»ның барлык казанышларына да төп кыйммәт - коллективтан башка ирешеп булмас иде. Шуңа да «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры Олег Шабалинның рәхмәт сүзләре төрле елларда компаниягә җитәкчелек иткән шәхесләргә адресланган иде:

- Тарихны кешеләр яза, аның төп байлыгы да - коллектив. Барлык хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Тырышлыгыгыз, сәләтегез, ышанычыгыз һәм тугры булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бүгенге уңышларыбыз бер юнәлештә булуыбызга, максатчанлыгыбызга бәйле һәм без моны булдырабыз!

«СМП» хезмәткәрләренең күпьеллык хезмәтен бәяләү максатыннан шәһәр паркында компания династияләрен бүләкләү мизгелләре алкышларга күмелде. Гомум стажлары 83 (!) ел булган Ишмуратовлар династиясе, шулай ук Васильевлар, Касыймовлар, Әхтәмовлар, Әгъләмовлар, Косоловлар, Гарифовлар һәм башка хезмәткәрләр белән компания чын мәгънәсендә горурлана.

Компания үз хезмәткәрләренең балалары өчен дә кызыклы уен-конкурслар, аттракционнарда күңел ачулар, концерт программасы белән үрелеп барган искиткеч бәйрәм ясады. Тантаналы чара «СМП-Нефтегаз» АҖнең 25 еллык юбилее хөрмәтенә Әлмәт күген төрле төсләргә күмгән салют белән тәмамланды.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

«Колибри» фотостудиясе, Алексей Ишморатов фотолары

Хөкүмәт телеграммасы

Хөрмәтле Фоат Фәһимович!

Сезне, «СМП» компанияләр төркеме коллективын 25 еллык юбилеегыз белән котлыйм. Катлаулы 90 нчы елларда барлыкка килгән компания үзенең эшкә сәләтле булуын, үсеш куәтен дәлилләде һәм бүген Татарстанның социаль-икътисади тормышында мөһим урын алып тора. «СМП» чирек гасыр дәвамында бик күп тармак үсешенә үз өлешен кертә. Алар арасында стратегик булган нефть чыгару, юл һәм торбаүткәргеч төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм җиңел сәнәгать бар. Боларның барысы да компания җитәкчелегенең тырыш хезмәте, коллективның һәр эшкә җаваплы каравы нәтиҗәсе.

Сезгә, коллегаларыгызга актив, фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм социаль җаваплылыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, оптимизм, яңа казанышлар, эшегездә уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ

Саннар

  • «СМП» юл хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 800 километрдан артык юл төзелгән һәм ремонтланган, шул исәптән 650 километрына асфальт-бетон өслек җәелгән.
  • «Алексеевск-Әлмәт» автомагистрале төзелеше барышында бер автоколонна техникасы 2015 елда 9 миллион километр юл узган. Бу исә Җир тирәли экватор буенча якынча бер тапкыр урап чыгуга тиң.
  • «СМП» нефтьчеләре эшчәнлеге чорында 7 миллион тоннадан артык нефть чыгарылган, 189 нефть чыгаручы һәм кудыру скважинасы борауланган һәм файдалануга тапшырылган. Гомум фондта 440 скважина бар, шуларның 310 ы нефть чыгаручы.

җитәкче менбәреннән

Фоат КОМАРОВ: «Башта ук тотрыклылыкка йөз тоттык»

«СМП-Нефтегаз» АҖ эшчәнлекнең һәр юнәлешендә компаниягә нигез салган Фоат Фәһимович Комаровның зур ярдәмен тоя. Бизнес һәм аның өстенлекләре турында - Фоат Комаров белән булган кыска әңгәмәдә.

- Һәр компания эшчәнлеге уңышы аның үсеш стратегиясен дөрес сайлаудан тора. Идеяле җитәкче буларак, сез компания өчен нинди өстенлекләр билгеләдегез?

- Мин меңъеллык тарихы булган Кытай цивилизациясен үрнәк итеп алам. Шуңа да башлангыч чорда ук эш төрләрен сайлаганда без эшчәнлекнең меңъеллык тарихы булганнарын барладык. Ягъни ул өзеклексез һәм озак елларга исәпләнгән булырга тиеш. Бервакытта да мизгелле файда эзләмәдек.

- Җәмгыятьтә күзәтелгән болгавырлык - ул стресс та, яңа юллар эзләү мөмкинлеге дә. Яңа шартларда компания нинди адымнар ясады?

- Без таркалу хәленә якынлашкан ике чорны уздырдык, бу - 1998 һәм 2009-2010 еллар. Ул вакытларда Аллаһы Тәгалә ярдәм итте дисәк тә була, үзебез дә чынбарлыкка психологик яктан әзер идек. Компаниянең ул елларны уздырып җибәрүе безнең баштан ук тотрыклылыкка ставка ясауда булгандыр дип уйлыйм. Без вакыйгалар үсешенең иң начар вариантларыннан чыгып прогнозлар төзедек, шуңа да бөтен нәрсәгә әзер идек, безнең күзаллаулардан да начары булырга мөмкин түгел иде. Ә иң күңелсез хәлдән әзгә генә яхшырагы - ул инде уңайлы хәл-торыш.

Бездә булганның барысы да шушы җирдә, Россиядә табыла. Россия җәмгыяте белән бердәм булып яшибез һәм булган вакыйгаларда уңайсызлыклар сизмибез. Образлы итеп әйткәндә, берәү дә ашамый икән, без дә ашамыйбыз, барысы да туклана икән, без дә тукланабыз. Артыгын ашарга тырышмыйбыз, ач та йөрмибез, запас тотабыз - бик авыр хәлгә калган очракка чыдамлылык запасы ул.

- Сезнең белән аралашканда һәрвакыт сездән сибелүче ирекне тоям. Ничек сез моңа ирештегез?

- Әгәр дә кеше ике яклы тормыш алып бармый һәм аның уй-фикерендә ике яклы стандартлар юк икән, ул комфорт тоячак. Мөгаен, миндәге ирек балачактан киләдер, характерым шундый булып өлгергән. Гаиләдә әти-әни минем белән үзләре кебек бертигез дәрәҗәдә аралашты. Бу бер генә көндә барлыкка килми! Һәркем үз бәхетен үзе коя. Кеше үзен ничек күрсәтә, нәрсә бирә, шуны ала.