Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бишмунчалылар булдыра да!

Бишмунчада бүген Газета-журналларга язылу көне уздырылды.

Авылга район элемтә узелыннан да вәкилләр килгән иде. Бишмунча һәм Камы-Елга хат ташучылары Айгөл Хәсәнова һәм Анюта Уразаева биредә халыкның укымышлы булуын, һәр елны күпләп газета-журналларга язылуын әйттеләр. Моны раслап торырга да кирәкми - яңгыр сибәләп торуга да карамастан, халык әкренләп почта бүлекчәсенә килә торды.

- Хат ташучыларыбыз булдыралар, ачык йөзлеләр, матбугат чараларын вакытында өләшәләр. Авылда яшәүчеләребез дә бик әйбәт. Алар эшебездә ярдәм иткәч, безгә дә җиңел, - диде почта бүлеге начальнигы Лилия Купаева.

Почта хезмәткәрләрен ике авыл халкы да бик мактады, рәхмәтләрен җиткерде. Лилия Купаева бүгенге көнгә атап чәчәк үсентеләре дә үстергән. "Алдагы елда атап чәчмәгәч, болай тишелми иде. Быел әллә газетага язылучыларга дип махсус чәчкәнгәнме, матур булып тишелделәр", диде ул. Газета-журналларга язылучылар шулай итеп бу көнне ярты елга газета алу хокукы бирүче квитанция дә, петунья чәчәге үсентесе белән дә таралышты. Беренче булып язылучыларга РУПС кызлары да бүләкләр алып килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса