Бер кешене коткару өчен тулы бригада кирәк булган!
Бу эшнең азагы гына аянычлы тәмамланган...
Коткару хезмәтләрендә эшләүчеләргә нинди генә аянычлы да, көлкеле дә хәлләр белән очрашырга туры килми. Шуңа күрә тәвәккәллектән тыш андый органнарга эшкә керүчеләргә әле физик яктан көчле дә булу зарур. Яр Чаллыда булган бер очрак - моның ачык мисалы.
Узган ялларда ашыгыч ярдәм бригадасы МЧС хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Өченче катта яшәүче ирнең хәле начарланып китә һәм ул йөрәк авыруыннан үлә. 48 яшьлек ирне каретага кую өчен коткаручыларның ярдәме кирәк була да инде. Бакчаң, мәрхүмнең авырлыгы 250 кг тәшкил иткән икән. Авырудан гүр иясе булучының җәсәден 4 ир бергәләп кенә күтәрә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа