Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Һәр ел июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә.

30 июльдә, Әлмәттә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә «Мәңгелек ут» хәтер мемориалына чәчәкләр салдылар. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Хәрби-диңгез флоты ветераннарына рәхмәт сүзләрен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Аяз Ямалетдинов әйтте. Ул барлык катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән котлады һәм Россия флотының чын мәгънәсендә героик биографиясе, данлы диңгез һәм хәрби традицияләре булуын ассызыклады.

АМР ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин барлык диңгезчеләргә нык сәламәтлек һәм аяз күк йөзе теләде. Аның сүзләренчә, безнең көннәрдә дә хәрби диңгезчеләрнең яшь буыны флоттагы бай традицияләрне лаеклы дәвам итә.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса