Россия көнендә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия хәрәкәте иреклеләре төрле чаралар үткәрәчәкләр. Шулай ук алар гражданнарга Дәүләт билгесенең әһәмияте турында сөйләячәкләр.
Акция 12 июньдә узачак, барлык бәйрәм чараларында да тасмалар алырга мөмкин. Шулай ук Россия триколоры тасмалары Әлмәт районы мәктәпләренә, мәдәни һәм социаль учреждениеләренә тапшырылачак.