Әлмәттә «Минем әти-Герой» республика проекты старт алды
«Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге мәйданчыгында «Минем әти — Герой» республика сәнгать фестиваленә старт бирелде. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның 7-17 яшьлек балалары катнашты.
Тәҗрибәле остазлар һәм рәссамнар җитәкчелегендә яшь әлмәтлеләр әтиләренең портретларын ясадылар.
Әлеге проект үсеп килүче буынга һәрьяклап ярдәм итүгә һәм патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Проект ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia