Әлмәттә яңа дизайн-код турында фикер алышулар дәвам итә
Алдагы этап – җәмәгать тыңлаулары.
Яңа дизайн-код турында фикер алышулар дәвам итә. Кичә хакимият вәкилләре шәһәребезнең йөзен формалаштыручылар: элмә такталар һәм мәгълүмати конструкцияләр җитештерүчеләр белән онлайн-очрашу үткәрделәр.
Чарада катнашучылар дизайн-код инде гамәлдә булган шәһәрләрнең (Казан, Мәскәү, Курск, Мончегорск) тәҗрибәле җитештерүчеләре белән аерым консультация үткәрергә килештеләр.
Алдагы этап – җәмәгать тыңлаулары. Аны 4 июнь көнне 18.00 сәгатьтә «Креатив процесслар фабрикасы»нда үткәрәчәкләр.
Шуннан соң документны Әлмәтне төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре составында шәһәр советы депутатлары каравына чыгарачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia