Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 125 км юл билгесе ясалган

Районның автомобиль юллары идарәсе юл билгеләрен, шулай ук җәяүлеләр кичүләрен ясау буенча эшләр үткәрә.

Юл билгеләрен ясау буенча эшләр 3 бригада тарафыннан башкарыла. Автомобильчеләр өчен мөмкин булган уңайсызлыкларны киметү һәм планлаштырылган эш күләмен тизрәк башкару өчен ике бригада көндез һәм бер бригада төнлә эшли. Эшләр вакытында юлны өлешчә ябалар.

Быел барлыгы 250 км юл билгеләре һәм 5000 м2 җәяүлеләр үтү урыннарында билгеләр ясалачак. Бүгенге көндә  юл билгеләрен ясау  буенча эшләр 50% ка башкарылган, җәяүлеләр кичүләрен билгеләү буенча эшләр күләме 80 м2 тәшкил итә.

Беренче этап буенча эшләрне 10 июньгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса