Җәмгыять

Татарстанның "Юнармия" 2020 елда Россиядә иң яхшысы булды

2019 ел белән чагыштырганда, хәрәкәтнең төбәк бүлеге күрсәткечләре ике пунктка яхшырды.

«Юнармия» хәрәкәтенең төбәк бүлеге 2020 елгы Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды. Бу хакта Үзәк хәрби округ матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 ел белән чагыштырганда, Татарстан "Юнармия" нең позициясе ике пунктка яхшырды.

Смотр-конкурста барлыгы 60 төбәк катнашты. Аларны 30дан артык юнәлеш буенча бәяләделәр.

Чара нәтиҗәләре буенча ТР "Юнармия" 1 089 балл җыйды. Аның артыннан Калуга өлкәсе бүлекчәсе 848 балл белән, ә Ставрополь краеның командасы өченче урынны алды — 801 балл.

Топ-10га шулай ук Мәскәү һәм Вологда өлкәләре, Мәскәү, Красноярск крае, Чувашия, Кемерово һәм Ростов өлкәләре бүлекчәләре кергән.