«Адымнар-Әлмәт» полилин-гваль гимназиясендә үз газеталарын чыгаручы яшь каләм тибрәтүчеләр белән очрашу узды.
17 ноябрьдә «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясендә «Адымнар-NEWS» мәктәп газетасын чыгаручы, иҗат һәм журналистика белән кызыксынучы укучылар белән бик җылы очрашу узды.
- Чарада газетабызның баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев, «Альметьевский вестник» газетасы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина катнаштылар.
Яшь хәбәрчеләр кунакларны зур әзерлек белән каршы алдылар. Алар гимназия тормышын, укучыларның һәм укытучыларның иҗатын яктырту өчен булдырылган басмалары, редакциядәге эш тәртибе турында горурланып сөйләделәр. Кунаклар исә балаларны һөнәри журналистика серләре, редакция эшчәнлеге һәм иҗат нечкәлекләре белән таныштырдылар.
Укучыларның кунаклар иҗаты белән алдан ук танышып өлгерүе сөйләшүгә аерым ямь өстәде. Балалар үзләрен кызыксындырган күп санлы сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу бик җанлы һәм эчкерсез шартларда узды.