Әлмәт районында юл хезмәтләре бозлавык белән көрәшә
Җәмгыять

Әлмәт районында юл хезмәтләре бозлавык белән көрәшә

Әгәр дә сез эшкәртелергә тиешле юл участогын күрсәгез, бу хакта 8 (987) 221-40-41 телефоны буенча диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез.

Әлмәт районында кыраулар аркасында юлларда бозлавык барлыкка килә. Юл хезмәтләре асфальтны реагентлар белән эшкәртүгә кереште. Бу хакта район башлыгы үз каналында хәбәр итте.

  • 2 ноябрьдән белгечләр, бозлавык булмасын өчен, юл өслеген эшкәртәләр. Иң беренче чиратта реагентларны иң куркыныч урыннарга-күперләргә, боҗралы чишелешләргә, күтәрелешләргә, төшү урыннарына һәм җәяүлеләр кичүләренә сибәләр.

Машина йөртүчеләргә тизлекне  һәм дистанцияне сакларга киңәш итәләр. Шулай ук шиннарны сезонлы алыштыру турында онытмаска кирәк. Әгәр дә сез эшкәртелергә тиешле юл участогын күрсәгез, бу хакта 8 (987) 221-40-41 телефоны буенча диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез.