Республикада 75 меңнән артык ирекле ярдәмче теркәлгән, алар быел 207 мең сәгатьлек игелекле эш башкарган.
«Добро.рф» мәгълүматлары буенча, Татарстанда 75 237 мәдәният волонтеры исәпләнә. Иреклеләр арасында мәктәп укучыларыннан алып өлкәннәргә кадәр һәркем бар.
- Республикада дүрт «Добро.Центр» һәм тугыз муниципаль берәмлектә җирле бүлекчәләр уңышлы эшли. Музейлар һәм вузлар базасында волонтерлыкның зур экосистемасы формалашкан.