Әлмәттә мотобатальон хезмәткәрләре килде.
Әлмәттә мототехника йөртүчеләрне контрольдә тотуны көчәйттеләр. Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлекчәләренә ярдәм итү өчен шәһәргә махсус батальон хезмәткәрләре килде.
"Аерым махсуслаштырылган батальонның мотогруппасы Әлмәткә мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау максатларында практик ярдәм күрсәтү өчен килде. ТР ДАИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында кисәтә", - дип хәбәр итте махсус мотобатальон командиры Айрат Исмәгыйлев.
Тикшерү вакытында машина йөртү таныклыгы булмаган 5 йөртүче, бер аек булмаган хәлдәге йөртүче ачыкланган. 3 йөртүче медицина тикшерүен үтүдән баш тарткан, берсенең шлемы булмаган.