Әлмәт районында гараж янган.
Әлмәт районының Рус Акташы авылында Төзүчеләр урамында шәхси гаражда янгын чыккан.
Ут 3 квадрат метр чамасы мәйдандагы түшәмгә зыян китергән. Гараж электрлаштырылган, ләкин газлаштырылмаган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Белгечләр янгынның башлангыч сәбәбен электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу дип атый.