Ноябрьдә әлмәтлеләрне елның иң кыска эш атнасы көтә
2026 елда биш көнлек атнада эшләүче татарстанлыларның 244 эш көне һәм 121 ял көне булачак.
Ноябрьдә әлмәтлеләрне елның иң кыска эш атнасы көтә
2026 елның иң кыска эш атнасы Татарстанда ноябрь башына туры киләчәк. Биш көнлек график буенча эшләүче республика халкы нибары өч көн — 2, 3 һәм 5 ноябрьдә эшләячәк.
Шул ук вакытта 3 ноябрь 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган халыклар бердәмлеге көне алдыннан кыскартылган эш көне булачак. 5 ноябрь — 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Конституциясе көне алдыннан да кыскартылачак. Шуннан соң республика халкын 7 һәм 8 ноябрь ял көннәре көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia