Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә

Чикләүләр 31 июльдән 2 августка кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәттә кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнә

Магистраль торбаүткәргечләрдә авария-торгызу эшләре алып барылу сәбәпле, 31 июльдә 14:00 сәгатьтән 2 августта 24:00 сәгатькә кадәр Гафиятуллин — Белоглазов — Җәлил урамнары кысаларында шәһәр эстакадасы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылды.

Эшләр барган вакытта ябык участокны Ленин, Бигәш, Макаренко урамнары буйлап урап узарга мөмкин була. Урында тиешле юл билгеләре һәм киртәләр куелган, җәмәгать транспорты хәрәкәте схемаларына төзәтмәләр кертелде.

Машина йөртүчеләрдән вакыт чикләүләрен исәпкә алып, маршрутларны алдан планлаштыруларын, игътибарлы булуларын һәм юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса