Күңеленә бөтен галәм сыйган
Ләйсән Кәшфи... Бу исем бик күпләргә таныш. Яхшы сүзне үзең исән чакта ишетү яхшы. «Иде» дип сөйләргә калгач, соң инде.
Туксанынчы ел башы күңелләргә тансык, йөрәккә якын үзгәреш җилләре белән истә калды. Татар мәктәпләре, татарча газета-журналлар ачыла. Нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә дә шәһәр һәм район газетасы булган «Әлмәт таңнары», нефтьчеләрнең «Хәзинә», яшьләр өчен «Яшьләр заманы» газеталары ачылды һәм гөрләп эшли башлады. Минем «Әлмәт таңнары» газетасында эшләгән чак.
Танышу
Ләйсән белән беренче очрашуым «Татнефть» җәмгыяте уздырган чарада булды. Нефтьчеләрнең бәйрәмнәре танылган җырчылар, спортчылар чакырып, матур итеп уза. Иртән-иртүк шәһәрдәге бөтен вакытлы матбугат журналистлары «Татнефть» бинасы янына җыелырга тиеш булдык. Мин дә билгеләнгән вакытка әйтелгән җиргә килеп бастым.
«Татнефть» бинасыннан пресс-центр җитәкчесе үзе белән юка гына гәүдәле, яшь, матур кызны ияртеп чыкты. Ул миңа карап:
–Менә сезгә яшь журналистыбызны ыша-нып тапшырам. Ул әле җитәкчеләрне, кешеләрне белми, көн дәвамында үзегез дә танышырсыз, кешеләр белән дә таныштырырсыз, – диде.
Яшь журналист кызым гел елмаеп тора, бик ягымлы. Ак йөзле, зур соры күзләреннән яктылык, җылылык бөркелеп тора.Соңыннан белдем, зифа буйлы, яп-яшь кызым инде кияүдә, бер улы бар икән.
Таныштык. Серләребез килеште. Миннән күпкә яшь булса да, төпле. Зыялылыгы бөркелеп тора. Сүзен ашыгып сөйләми, фикерен ашыгып әйтми. Син сөйләгәнне тыныч кына тыңлый. Аннан ишеткән мәгълүматны тел очында татып караган кебек иреннәрен кысып тора. Җавабын уйлап кына әйтә. Урынлы гына итеп киңәшләрен бирә. Сиңа ошарга тырышмый, үз фикерен җиткерә. Әйткән сүзе уйланылган һәм бик урынлы була.

Баш өстемдә кара болытлар куерып алган чакларда ул миңа: «Борчылма. Аллаһыдан башка хәтта бер генә яфрак та агачтан өзелеп төшми», – диде.
Мин хәзер ул сүзләрне башкаларга әйтәм. Миннән дистә елга якын яшь каләмдәшемнең сүзләрен девиз итеп йөртәм, яшьләргә сөйлим. Танышуыбызга сигез ел дигәндә ул миңа «Сердәшем-каләмдәшемә...» дигән култамга белән «Авыл кызы» исемле китабын бүләк итте. Һәр шигырендә әллә күпме ачыш һәм күңел ихласлыгы ярылып ята.
Эшләгән эшләре сокландыра
Менә хәзер танышуыбызга утыз биш ел булгач, кыска гына вакытта аның эшләгән эшләрен барлап утырам да, хәйран калам.
Яшь бала белән Әлмәткә килеп «Хәзинә» газетасына урнашты. Анда кабинетта утырып кына мәкалә язам димә. Җиде кат тиреңне чыгармыйча гына булмый. Яшь гаилә бала белән тулай торакта торырга да, кеше фатирында почмак алырга да риза түгел. Хыяллары – үз йортларын җиткерү. Алар йорт салырга да тотындылар.
«Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе дә Ләйсән кулына кергәч янә ачылып, үсеп китте. Анда йөрүне Берлеккә керүдән дә ныграк бәхеткә саный идек.
Әлмәттә алар йорт җиткереп керделәр. Тагын бер малай алып кайттылар. Ике катлы йортлары исә бакчалы, мунчалы, бик матур. Бакчасында чүптән башка бөтен нәрсә үсте.
Әлмәт телевидениесе өчен татар телендәге тапшырулар, фильмнар әзерли. Төбәк әдәбиятын махсус өйрәнеп, ике монография бастыра. Әдәби тәнкыйть белән җитди шөгыльләнә. Шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, җыр текстлары язуын дәвам иттерә, нефть төбәге язучылары иҗатына багышланган гыйльми докладлары белән республикакүләм фәнни конференцияләрдә катнаша.
Булдыклы кешеләргә хас булганча, Ләйсәндә капма-каршылыклар да бар. Бер караганда – нечкә күңелле, тәмле телле шагыйрә. Икенче караганда – үткер телле тәнкыйтьче, өлгер журналист, эшкуар, ягымлы ана, иренә терәк, каләмдәшләренә киңәшче.
Сүз дә юк, адәм баласындагы сыйфатлар иң элек тамырлардан, геннардан килә. Ләйсән Әмир кызының әнисе – миллионер сәүдәгәр – Чанышевлар нәселеннән. Нык сәләтле, хисчән, шагыйранә телле, авыл укытучысы язмышын сайлаган, зур хәрефләр белән язылган Мөгаллимә. Әтисе – мулла нәселеннән, киресенчә, аз сүзле, эшлекле, кулак нәселеннән чыккан коммунист. Мәктәп, авыл җитәкчесе, фани дөньяда ике мәчет салырга өлгергән, авыл-күршедә тирән ихтирам казанган зыялы зат.
– Беренче балам Рөстәм тугач ирем мине туган якларына кайтарып куйды. Казанда каласым, фән белән җитди шөгыльләнәсем бик килгән иде. Ай-ваема карамыйча Әлмәткә алып китте. Бу 1995 елның көзе иде. Ләкин тормышның борма юлларын кемгә генә сылтасак та, адәм баласын ризык йөртүен онытмаска кирәк. Кая барсам, ни белән шөгыльләнсәм дә, эшемне нык яратып эшләдем, мине дә яраттылар кебек. Әлмәттә «Хәзинә» гәҗитендә, телестудиядә узган еллар – тормышымның иң матур мизгелләре булып калды, – дип искә ала Ләйсән Әлмәттә яшәгән елларын.
Күпмедер вакыт үтүгә янә борылыш. Гаиләсе Башкортстанга күченә. Гаилә тагын яңа нигез кора. Республиканың «Кызыл таң» гәҗитендә эшли башлый. Яңа урында да тиз арада байтак зур-зур эшләр майтара. «Балкыш» телевизион тапшыруында балкый. Гаилә белән үз эшләрен булдырып, таныш-белешләрне, дусларын таң калдыра.

Үз эшләре
Үз эшләре - Ләйсәннең үзе яраткан ризыгы-бавырсак пешерү. Әлмәттә яшәгәндә һәр тантанага тау кебек өеп бавырсак алып баруларын күзәтеп йөри-йөри дә, үзе дә шушы тәмле ризыкны пешереп карага ниятли. Әкрен генә бавырсак серләре аңа да ачыла башлый. Ашаган кешеләр останың догалы бавырсакларын яраталар. Гәҗиттә эшләп, заказларны үтәү авырлаша башлагач, шушы эшкә тотына. Бавырсаклары Мәскәүдә, Питерда, Германиядә, Лондонда яшәүче якташларга оча башлый. Якташлар белән бергә бавырсакны башка халыклар да авыз итә.
Ләйсәннең бавырсаклары гына догалы түгел, аның шигырьләре дә, мәкаләләре дә, ашлары да догалы. Чөнки ул дәү әнисе - намазлы-ниязлы Хәмдия абыстай тәрбиясендә үскән кыз.
– Минем өчен «дингә килү» төшенчәсе бик сәер, - ди Ләйсән. Без – дини нигездә яралганнар. Ходайны таныган кешене тормыш зилзиләләре ега алмый. Ул иң авыр сынауларны да тәкъдир дип кабул итә. Дини кеше чиксез сабырлыкка ия, – ди ул.
Шушы көннәрдә Ләйсән белән Нәркизнең бергә гаилә корып яши башлауларына утыз биш ел. Корольнең генә хатыны королева була, дип әйтергә яратам мин. Бу чыннан да шулай. Нәркизнең бу тормышта ирешкән уңышларында Ләйсәннең дә зур өлеше бар. Ләйсәннең уңышларында Нәркизнеке. Мул җимешле агач сыман, иҗатың бай синең, Ләйсән. Күңелең дә, тормышың да бай. Дусларга да бай син.
Илүсә Нәбиуллина, язучы
Белешмә: Ләйсән Кәшфи (Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева) шагыйрә, журналист, филология фәннәре кандидаты (1991), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2003), Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
1966 елның 8 августында Тәтешле районының Югары Кодаш (Башкортстан) авылында укытучылар гаиләсендә туган. «Хәзинә» газетасында, Әлмәт телевидениесендә эшли. «Кызыл каурыйлар» иҗат берләшмәсен җитәкли. 2009 елдан Уфада яши.
Фото: язма герое шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia