Әлмәт районында капремонтка ике юл участогы ябылачак
2 июльдән 31 июльгә кадәр Совет урамы буенча ЮХИДИ янына барып булмый.
Әлмәт районында капремонтка ике юл участогы ябылачак
2 июльдән 31 июльгә кадәр Совет урамы буенча ЮХИДИ янына барып булмый. Бу участокны Төньяк урамы буенча урап узарга тәкъдим ителә.
Моннан тыш, шулай ук 2 июльдән «Юность» ДОЛ киселешеннән Нолинкага кадәр юл ябыла.
Юлның бу арасын «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт», «Рус Акташы – Азнакай», «Рус Акташы – Азнакай – Нолинка» төбәк трассалары, шулай ук «Пойма» утырту полосасы янындагы промысел юлы буйлап узарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia