Әлмәт районында 314 талпан кадалу очрагы теркәлгән
Күпчелек очраклар табигатьтә, дача участокларында яки паркларда булган.
🕷Әлмәт районында 314 талпан кадалу очрагы теркәлгән
Әлмәт районында сезон башыннан бирле 314 талпан кадалу очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Роспотребнадзоры хәбәр итә.
Республикада барлыгы 5000гә якын кеше талпаннардан зыян күргән, шуларның меңнән артыгы-балалар. Лидерлар өчлегенә, Әлмәт районыннан тыш, Казан – 1659 очрак һәм Яр Чаллы – 461 очрак кергән. Күпчелек очраклар табигатьтә, дача участокларында яки паркларда булган.
Татарстанда белгечләр 3 089,0 га территориядә талпаннардан эшкәрткәннәр, шул исәптән җәйге савыктыру лагерьлары эшкәртелгән (608 га).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia