Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттән ике проект «Күрше Фест» халык конкурсында җиңде

«Күрше Фест» конкурсының нәтиҗәләре билгеле.

Әлмәттән ике проект «Күрше Фест» халык конкурсында җиңде 

Татарстанда «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсына йомгак ясалды. 
Җиңүчеләр арасында Әлмәттән берьюлы ике проект бар: 

«Күк канат» күк һәм осталык фестивале

 «Киләчәкне сайлау» профориентация интенсивы 

Бу проектлар кысаларындагы барлык вакыйгалар һәм чаралар быел җәй «Татарстанда җәй» масштаблы республика программасы эгидасы астында узачак.

Физик затлар 300 мең сумга кадәр, ә юридик затлар үз инициативаларын гамәлгә ашыру өчен 500 мең сумга кадәр грантлар алуга дәгъва итә алган. 

«Күрше Фест» халык конкурсы «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм Россия Федерациясендә аналоглары юк. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләтеп җибәрелде. Аның төп максаты-ремонтланган ишегалды территорияләрен актив күршелек, аралашу һәм уртак ял итү үзәкләренә әйләндерүче гражданлык инициативаларына ярдәм итү. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса