Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Бастрыкин Әлмәт балалар бакчасында балага карата көч куллану турындагы вәзгыятьне контрольгә алды

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Әлмәтнең шәхси балалар бакчасында ике яшьлек кызга карата көч куллану турындагы җинаять эшен үз контроленә алды.

Бастрыкин Әлмәт балалар бакчасында балага карата көч куллану турындагы вәзгыятьне контрольгә алды

Россия тикшерү комитеты рәисе Әлмәтнең шәхси балалар бакчаларының берсендә ике яшьлек кызга карата көч куллану турындагы хәбәрләрдән соң кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты.

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, социаль челтәрләрдә учреждение тәрбиячеләренең балага карата көч куллануы турында мәгълүматлар барлыкка килгән.

Әлеге факт буенча тикшерүчеләр кулланучыларның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү комитеты башлыгы Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга билгеләнгән хәлләр һәм тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса