Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районы Татарстанда талпан кадалу очраклары буенча лидерлар өчлегендә

Әлмәт районында талпан кадалу очраклары буенча Татарстанда иң югары күрсәткечләрнең берсе теркәлгән. Бу хакта ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте хәбәр итә.

Сезон башыннан табибларга районда яшәүче 246 кеше мөрәҗәгать иткән, бу аны Казан һәм Чаллыдан кала республикада өченче урынга урнаштыра. Барлыгы исә төбәктә әлеге бөҗәк кадалуыннан 2,5 меңнән артык кеше зыян күргән.

 

ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе саклык чаралары турында искә төшерә: вакциналаштыру узарга, киемнәрне репеллентлар белән эшкәртергә һәм урамда йөргән вакытта биек үләннәргә кермәскә.

 

Фото: Нейрочелтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса