Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт Татарстан эшкуарларының иҗтимагый (координацион) советлары арасындагы VII республика ярышының финалында үзен лаеклы рәвештә танытты

Әлмәт районы янә иң яхшылар арасында!

Безнең муниципаль берәмлегебез Татарстан эшкуарларының иҗтимагый (координацион) советлары арасындагы VII республика ярышының финалында үзен лаеклы рәвештә танытты.

Конкурс йомгаклары буенча Әлмәт районы берьюлы ике номинациядә җиңүче булды:
🔹 "Муниципаль дәрәҗәдә бизнесның экологик җаваплылыгын үстерүгә керткән өлеше өчен";
🔹 "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук хәйрия һәм социаль проектларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен".

Моннан тыш, Әлмәт Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Бүләк эшмәкәрлекне үстерү эшен үрнәк итеп оештырган, эшлекле бергәлек һәм җирле хакимият белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә бизнесның экологик җаваплылыгына багышланган номинациядә иң яхшы күрсәткечләр өчен бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса