Әлмәттә эш бирүче хезмәткәрләргә 1,2 млн сумнан артык бурычын түләгән
Ул 2025 елның февраленнән декабренә кадәр 38 элеккеге хезмәткәргә түләмәгән.
Әлмәттә эш бирүче хезмәткәрләргә 1,2 млн сумнан артык бурычын түләгән
Әлмәттә фирма директоры тикшерүчеләр контроленнән соң хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча бурычын түләгән. Бу хакта ТР тикшерү комитеты хәбәр итә.
Ул 2025 елның февраленнән декабренә кадәр 38 элеккеге хезмәткәргә түләмәгән. Бурыч 1,2 млн сумнан артык тәшкил иткән. Җинаять эше кузгатылганнан һәм дәлилләр җыюдан соң җитәкче бурычын тулысынча каплаган.
Эшне япканнар. Тикшерүчеләр хезмәт хакын хокук саклаучылар килгәнне көтеп тормыйча вакытында түләргә кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia