Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт һөнәри көллияте Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр халыкара турнирында «Тәм палитрасы» номинациясендә иң яхшысы дип танылды

Әлмәт командасы, һәр ризыкны гармонияле визуаль композициягә әйләндереп, гастрономия сәнгате белән жюрины таң калдыра алды.

Әлмәт һөнәри көллияте Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр халыкара турнирында «Тәм палитрасы» номинациясендә иң яхшысы дип танылды

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумының эшлекле һәм мәдәни программасы кысаларында яшь пешекчеләрнең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры узды. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь кулинарларны берләштерде һәм форумның иң якты мәйданчыкларының берсенә әверелде.

Әлмәт һөнәри көллиятенең студентлары һәм чыгарылыш укучылары абруйлы ярышның финалистлары арасына кереп кенә калмыйча, «Тәм палитрасы» махсус номинациясендә җиңү яуладылар, ул иң төсле һәм эстетик яктан тикшерелгән ризыклар өчен бирелә.

Финалда конкуренция югары булды: иң яхшылар исеме өчен өч төбәк — Татарстан, Санкт-Петербург һәм Мәскәү вәкилләре көрәште. Әлмәт командасы, һәр ризыкны гармонияле визуаль композициягә әйләндереп, гастрономия сәнгате белән жюрины таң калдыра алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса