Әлмәттә беренче майда 66 нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак
Ленин урамын ябачаклар.
Әлмәттә беренче майда 66 нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак
Ленин урамын ябачаклар.
1 май көнне Әлмәттә хезмәт ияләренең теләктәшлек көне уңаеннан 66 нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел эстафета Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган. Бу традицион вакыйга төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен берләштерә.
9:00 -14:00 сәгатьтә Ленин урамы (Җәлилдән Маяковскийга кадәр), шулай ук Гагарин, Радищев, Пушкин, Чехов һәм Островский урамнарыннан чыгу юллары ябылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia