Әлмәт районында планлы команда-штаб өйрәнүләре узачак
Өйрәнүләр 20-24 апрельдә узачак.
20-24 апрель көннәрендә Әлмәт районында планлы команда-штаб өйрәнүләре узачак. Аларга Татарстан республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эш төркеме, гражданнар оборонасы штабы, Әлмәт муниципаль районының эвакуация органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре җәлеп ителгән.
Чараларның төп максаты-ашыгыч хезмәтләр һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеген ныгыту. Мондый күнегүләр барлык бүлекчәләргә бурычларны үтәүгә даими әзер торырга мөмкинлек бирә.
Бу көннәрдә шәһәр һәм район юлларында сиреналар һәм маяклар куелган махсус техника пәйда булырга мөмкин.
Халыктан тынычлык саклауларын һәм махсус транспорт хәрәкәтенә комачауламауларын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia