Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Һади Атласины искә алдылар

Әлмәт шәһәренең Г. Тукай исемендәге балалар китапханәсендә танылган мәгърифәтче, Әлмәт авылы имам-хатыйп мөдәррисе, тарихчы һәм сәясәтче, Россия империясенең Дәүләт думасында мөселманнар фракциясе депутаты, репрессия корбаны Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласовның (1876-1938) тууына 150 ел уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды.


Әлмәт шәһәренең Г. Тукай исемендәге балалар китапханәсендә танылган мәгърифәтче, Әлмәт авылы имам-хатыйп мөдәррисе, тарихчы һәм сәясәтче, Россия империясенең Дәүләт думасында мөселманнар фракциясе депутаты, репрессия корбаны Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласовның (1876-1938) тууына 150 ел уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды.
Җыен Әлмәт тарихында беренче тапкыр Атласига багышланган фикер алышу һәм җирле тарихыбыздагы бөек шәхесне искә алу иде. Әлмәт шәһәрендә Һ. Атласи исемендәге урам бул-са да, аны күпләр белми әле. Татарстан хөкүмәтенең карары буенча да республика буенча чаралар беренче тапкыр уза. Чара төбәкче-журналист Д. Таҗи оештыруында, Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче «Туган як» клубы тырышлыгы белән узды. Клуб әгъзалары – иганәчеләр М. Вәлиуллин (Самара өлкәсе Шентала районы Денис авылын-да музей оештыручы), җиде буын муллалар нәселеннән булган Түбән Мактама бистәсе тумасы Б. Сафуанов, техник яктан ярдәм итүче, Бөтенрәсәй «Татар гаиләсе» фондының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Г. Җамалиева, җитәкчебез Зәрия Хәбипова төрле мөрәҗәгатьләр әзерләде.
Килгән кунакларны һәм катнашучыларны шәһәр хакимияте һәм мәдәният идарәсе исеменнән БТК Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова сәламләде. Әлмәт мөхтәсибәте вәкиле Рузил хәзрәт Ихсанов мәрхүмнәр рухына дога кылып бүгенге яшәешебез, телебез һәм тарихыбыз хакында вәгазь сөйләде.
Конференциядә төп чыгыш-ны төбәкче Дамир Таҗиев ясады һәм чараны алып барды. Кичүчат авылындагы Р. Фәхреддин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Д. Гыймранова «Рухи остаз-ларыбыз» дигән темага док-лад ясады. Актив җәмәгать эшлеклесе З. Хәбипова Һади Атласиның «Сөен-бикә» әсәре белән таныштырды. Бөгелмә шәһәренең БТК бүлекчәсе рәисе Р. Җәләев исә, үзләрендә бу шәхесне утыз еллап искә алуларын, төрле бәйгеләр булуын әйтте. Ә. Ямаева һади Атласиның нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп, шуны билгеле бер системага салып җентекле анализ ясады һәм уникаль фотоларга аңлатма бирде. Конференциядә Әлмәт Язу-чылар оешмасы рәисе Равил Сабыр («Хәтеребезне яңарту»), ветеран нефтьче Шәһит Таипов («Мәгарифтә реформа, җәмәгатьчелек эшчәнлеге һәм тарихи хәтер»), ветеран укытучы Клара Хәсәнҗанова («Авылым галимнәре») һ.б. чыгыш ясадылар. Чарада алтмыштан артык зыялылар, китапханәчеләр, укучылар һәм шәкертләр катнашты. Төбәкчеләр язган китаплардан күргәзмә оештырылган иде.
Конференция бертавыштан резолюция кабул итү белән тәмамланды. Һади Атласи исе-мен мәңгеләштереп беренче мәхәллә мәчете диварына истәлек тактасы кую, шәһәрдә һәм авылларда аңа багышлап төрле мәдәни чаралар уздыру тәкъдим ителде.

Дамир Таҗи,
Әлмәт шәһәре

 

Фото: Равил Сабыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса