Ватан патриотларын тәрбиялиләр
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү – бүгенге көннең мөһим бурычларының берсе
Яшьләрдә хәрби-патриотик рухны үстерү бик җаваплы эш.
Әлеге игелекле эшкә шәһәре-безнең иҗтимагый оешмалары үзләреннән аеруча зур өлеш кертә. Бүгенге язмабыз Әлмәттә 80 нче еллар азагында оешкан бай тарихлы «Фарватер» клубы турында. Исеменнән күренгәнчә, әлеге клуб запастагы диңгезчеләрне берләштерә. Әлмәт җирлегендә бүгенге көндә флотта хезмәт итеп кайткан меңнән артык диңгезче исәпләнә, шуларның 50 се - «Фарватер» клубының актив әгъзалары.

Тарих ул – без
Шушы көннәрдә редакциябездә әлеге оешманың җитәкчесе Александр Николаевич Козлов кунакта булып китте. Ул клубның оешу тарихы, шәхесләре, шәһәрдә һәм районда уздырылучы чаралар һәм МХО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм турында сөйләде, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
– «Фарватер» 1988 елны оештырылды. Әле сиксәненче еллар башында диңгезчеләр болай да һәрдаим бәйрәмнәрдә, чараларда актив катнаша иделәр. Клубның беренче җитәкчесе итеп Руслан Мирсагатов сайланды. Нәкъ менә аның идеясе һәм уртак тырышлык белән бина эзләү башланды. Ленин урамындагы 97 нче «А» йортында бүлмә бүлеп бирделәр. Анда үзебез косметик ремонт ясаганнан соң, клуб тулы көчкә эшләп китте. Алга таба инде шәһәр предприятиесенең тырышлыгы белән капиталь ремонт ясалды, диңгезче хезмәтенә караган экспонатлар туплана башлады. Төньяк флот белән дусларча элемтәне ныгыттык. Полярныйга, Североморскига экскурсия кылдык, әле үзебез белән 10 укучыны да алып бардык. Бездән соң башкалар да барып кайтты. 2001 елны Русланыбыз мәрхүм булды. Ул еллар гомумән безнең өчен генә түгел, илебез өчен авыр еллар иде. Шулай да клуб эшчәнлеге тукталмады, яңа җитәкче итеп Мияссәр Зиннәтуллинны сайладык. Аның кулы астында мәктәп укучылары белән Батырлык дәресләре оештырылды, шәһәркүләм чараларда актив катнаштык, диңгезчеләр көнен зурлап билгеләп үтә башладык. «Ракета» яшүсмерләр клубында исә юнгалар өчен аерым кабинет та булдырылды. 2024 елда инде безнең өчен зур вакыйга булды – Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итү кысаларында Әлмәттә Советлар Союзы Герое, флот адмиралы Николай Кузнецов бюстын ачтык. Бюстны ачу хокукы баш старшина, популяр композитор Роберт Андреевка тапшырылган иде. Бюст Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы территориясендә урнаштырылган. Аның шә-һәребездә урнаштырылу тарихы да кызыклы.

Хәтер сагында
Берничә ел элек хәрби диң-гезчеләр бюстны урнаштыру турында ризалык алгач, башка иҗтимагый оешмалар үрнә-гендә якорь һәм адмирал Кузнецовка бюст рәвешендә мемориал урнаштыруны планлаштырганнар иде. Шул ук елда скульпторларны һәм башкаручыларны эзләү башланды. Әлмәт десантчылары киңәше буенча инициатив төркем Советлар Союзы Герое Василий Маргеловка бюст авторы - «Россия даны аллеясы» бөтенроссия патриотик проекты җитәкчесе Михаил Сердюков белән элемтәгә кердек. Заказ рәсмиләштерелде һәм монументны ясау һәм урнаштыру өчен акча җыю башланды. 2024 елның июнендә монумент эшләнде, әмма аны Әлмәткә китерү белән бәйле кыенлыклар барлыкка килде. Без - клуб әгъзалары үз көчләребез һәм мөмкинлекләребез белән шәһәрнең ветераннар советы ярдәмендә бюстны алып кайттык һәм монтаж эшләренә тотындык. Монумент ачылды, соңыннан якорьларны алу һәм урнаштыру мәсьәләсе 2025 елда хәл ителде. Күптән түгел 19 мартта Россия Хәрби-диңгез флотының су асты көчләренә нигез салынуга 120 ел тулуны шәһәрдә зур тантана белән билгеләп үттек. Очрашу флот ветераннарын һәм яшь буын вәкилләрен берләштерде. Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин «Фарватер» клубының запастагы диңгезчеләренә «Россия су асты флотына 120 ел» медальләрен тапшырды. Клуб әгъзасы - флот ветераны Юрий Медведев хезмәтенең кырыс көннәре һәм какшамас диңгез туганлыгы турындагы истәлекләр сөйләде. 7 апрель - һәлак булган су асты диңгезчеләрен искә алу көне. Бу уңайдан Казаннан зур кунакларны көтәбез. Гомумән, без бер генә чарадан да читтә калмыйбыз. «Ракета» яшүсмерләр клубына, 21, 17 нче мәктәпләргә очрашуларга даими йөрибез, әле менә үзебезнең хезмәттәшебез, флотчы ветераныбыз Дмитрий Герасимович Садовниковның 100 еллыгын билгеләп уздык. Гыйнвар аенда Самара өлкәсенә «Әлифба» авторының музей-йортына сәфәр кылдык. Волейбол спартакиадасында катнашырга да әзерләнәбез.
Бүген дә сафта
МХО – безнең өчен аерым бер юнәлеш. «Фарватер» клубы әгъзалары арасында махсус хәрбия операциядә катнашучылар бар. Шулар арасында Рөстәм исемле егетебезне билгеләп узасым килә. Аның соравы буенча без гуманитарка да җыеп озаткан идек. Соңгы кайтуында ул безнең белән бергә Җиңү парадында да катнашты. Аның белән даими элемтәдә тордык. Октябрь аенда дустыбыз «Нива» машинасы сорап язды. Без, әлбәттә, машинаны табып, озатып җибәрдек. Күпмедер вакыттан соң Рөстәм үзе кайтып, машинаны МХО зонасына алып китте, ләкин ноябрь аенда аның белән булган элемтә өзелде. Ә инде агымдагы ел башында хезмәттәш дустыбызның һәлак булганын белдек. Кызганыч, әле аның гәүдәсе дә туган җиренә әйләнеп кайтмады. Тагын бер егетебез МХО дан кайтып, реабилитация узды, хәзер инде эшләп йөри. Каһарманнарыбыз белән бик горурланабыз. «Фарватер» клубы әгъзалары гуманитар ярдәмне даими тапшырып торалар. Шулар арасында Михаил Халтобинны, Зиннур Гариповны аерым билгеләп узасым килә. Мондый шәхесләр бары тик соклану гына уята, – диде Александр Николаевич.
– Без яңа планнар корабыз, яңадан-яңа элемтәләр булдырырга тырышабыз. Клубка ремонт ясалды, рәхмәт, тик шулай да тамбур булдырасыбыз бик килә. Алда әле хезмәттәшләребезнең юбилейларын билгеләп узасы бар. Быел Россия Хәрби-диңгез флотына 330 ел тула, аны да зурлап уздырырга тырышачакбыз. Җирле ха-кимият, ветераннар советы, мәгариф идарәсе белән тыгыз элемтәдә торабыз һәм бу элемтә елдан-ел ныгый гына бара. Ә бу безнең өчен генә түгел, яшь буынны тәрбияләү өчен бик мөһим, – дип ассызыклады Александр Козлов.
Шулай, флотта хезмәт иткән кеше гомер буена диңгезче булып кала. Әлмәт диңгезчеләренең дә үсеп килүче буынны шундый күтәренке, патриотик рухта тәрбияләүләре соклану гына уята. Афәрин, ватанпәрвәрләр.
Фотолар: герой архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia