Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт — Россиянең иң яхшы волонтерлык үзәкләре унлыгында!

Әлмәт топ-10 керде.

Әлмәт — Россиянең иң яхшы волонтерлык үзәкләре унлыгында!
"Добро.рф"ассоциациясе үткәргән  әлеге мөһим процесс агымдагы нәтиҗәләрне генә түгел, ә бөтен ил буенча волонтерлык хәрәкәтенең үсеш векторын да бәяли.

Әлмәт  топ-10 керде.

Нәтиҗәләр артында зур команданың фидакарь хезмәте, волонтерларның актив гражданлык позициясе һәм, әлбәттә, игелекле эшләрнең көченә ышанган халыкның ярдәме тора.

Волонтерлыкны үстерү үзәге 10 ел дәвамында эшли, үз эшчәнлеген 11 юнәлеш буенча гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә үзәк платформасында 14 127 волонтер теркәлгән. "Игелекле Әлмәт" эре шәһәр чараларын оештыручы булып тора һәм "Сап фест", "Триатлон", "Тур де Татарстан" кебек мөһим вакыйгаларны, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны волонтерларча озата бара, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәлләрне төзекләндерү белән шөгыльләнә. Эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» гуманитар ярдәм штабы эше тора, аның кысаларында 600 тонна гуманитар йөк озату оештырылган.

Мондый проектларга ярдәм үсеп килүче буынның үз-үзен камилләштерү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса