Әлмәттә өлкәннәрне һәм инвалидларны дөрес карау буенча махсус укулар бара
Бүгенге көндә проектта 30 социаль хезмәткәр һәм өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы 14 туган катнаша. Гражданнарны укыту эше дәвам итә.
Әлмәт муниципаль районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында мөһим чаралар гамәлгә ашырыла. Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»ндә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы персонал, шулай ук аларның туганнары махсус укыту курслары уза.
Уку процессын өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече алып бара. Укучылар гомуми кайгырту күнекмәләренең теоретик нигезләрен өйрәнә һәм практик яктан үзләштерә. Дәресләр түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:
* өзлегүләрне кисәтү;
* үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ысуллары;
* гигиеник карау кагыйдәләре;
* дөрес туклану һәм тукландыру;
* табибка кадәр беренче ярдәм алымнары.
Шулай ук яткан клиентларны карау буенча практик күнекмәләр дә үткәрелә. Катнашучылар абсорбцияләүче эчке киемнәрне дөрес куллану, шәхси гигиена процедураларын үткәрү, тишелгән урыннарны (пролежень) һәм башка катлаулануларны профилактикалау серләренә төшенә.
Бүгенге көндә проектта 30 социаль хезмәткәр һәм өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы 14 туган катнаша. Гражданнарны укыту эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia