Әлмәтлеләргә түбәләрдән кар һәм боз төшкәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр
Календарь язы инде, ә бу һава торышы алдаучан була дигән сүз. Нәкъ менә шушы чорда кар һәм түбәләрдән бозлар төшү аркасында җәрәхәтләнү куркынычы зур.
Әлмәтлеләргә түбәләрдән кар һәм боз төшкәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр
Календарь язы инде, ә бу һава торышы алдаучан була дигән сүз. Нәкъ менә шушы чорда кар һәм түбәләрдән бозлар төшү аркасында җәрәхәтләнү куркынычы зур.
Игътибарлы булыгыз һәм саклык чараларын үтәгез:
Дистанцияне саклагыз. Бина диварларына якын килмәгез һәм түбә астында туп-туры йөрмәгез, бигрәк тә кар күрсәгез.
Аяк астына карагыз. Инде төшкән кар яки боз кыйпылчыклары булган урыннарны әйләнеп узыгыз.
Әгәр территория тасма белән әйләндереп алынган икән-моны игътибарсыз калдырмагыз! Бик ашыксагыз да, киртә аша узарга тырышмагыз. Бу зоналар иң куркыныч зоналар.
Машина хуҗалары өчен: транспорт чараларын биналар янында калдырмагыз. Түбәдә бозлар яки кар массалары булганда, бу урында парковка куркыныч.
Коммерция объектлары, сәүдә үзәкләре һәм шәхси йорт биләмәләре хуҗалары түбәләрне һәм янәшәдәге территорияләрне чистарту өчен мөстәкыйль җавап бирәләр.
Күп фатирлы торак йортларның түбәләре торышы, кар һәм бозларны вакытында җыештыру өчен идарәче компанияләр эшли. Алар йортта яшәүчеләрнең заявкаларына оператив җавап бирергә һәм барлык кирәкле эшләрне башкарырга тиеш.
Фатирларның балконнары гомумйорт милкенә керми, шуңа күрә аларны карап тоту һәм чисталык өчен җаваплылык милекчеләрнең үзләрендә ята.
Әгәр дә сез бина түбәләрендә боз сөңгеләре күрсәгез, бу хакта идарәче оешмаларга хәбәр итәргә кирәк.
Идарәче компания чаралар күрмәгән яки тиешенчә җавап бирмәгән очракта, халык районара торак инспекциясенә +7 (8553) 45-77-76 яки +7 (8553) 45-77-75 телефоннары аша шикаять белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia