Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Мөстәкыйльлек күнекмәләрен үстерделәр

«Гаилә» милли проекты кысаларында Әлмәт җирлегендә бик күп социаль объектлар төзелә һәм чаралар үткәрелә.


Әлеге проект «Демография» милли проектының киңәйтелгән дәвамы булып тора.
Шәһәрдә һәм районда гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, аларның мәнфәгатен кайгыртуга аеруча зур игътибар бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләргә күп функцияле гаилә үзәгендә ярдәм күрсәтелә. Биредә алар өчен төрле чаралар еш үткәрелеп тора.
Күптән түгел биредә 2025-2026 елларга каралган «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» юнәлеше буенча төбәк чаралар комплексы кысаларында балаларга ярдәм фонды гранты акчасына алынган җиһазларны кулланып, менталь тайпылышлары булган кешеләрнең мөстәкыйльлек күнекмәләрен үстерүгә һәм социализацияләүгә юнәл-дерелгән чара узды.
Чара кысаларында катнашу-чылар остазлары белән бергә яшелчәләр белән тәмле йомырка тәбәсе әзерләделәр һәм хуш исле компот кайнаттылар.  Балалар өчен бу кулинария осталыкларын күрсәтү генә түгел, аралашу һәм уңай хис-кичерешләр алу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә барысы да ризык әзерләүгә үз өлешләрен кертә алдылар: кемдер йомырка ватты, икенчеләре яшелчә турады, ә кемдер компот кайнатуда булышты.

– Мондый көнкүреш эш-ләр моториканы, игъти-барлылыкны һәм командалы хезмәттәшлекне үстерүгә, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга үзләрен ышанычлырак һәм бәйсез итеп хис итәргә ярдәм итә. Икенче яктан гаиләдә үзара ярдәмләшү өчен дә бик кирәк әлеге эшләргә өйрәнү. Балаларның канәгать йөзләрен күрү безнең өчен зур куаныч. Мондый чараларны алга таба да шулай күңелле һәм оешкан төстә уздырырга тырышачакбыз, –диде үзәк белгечләре.
 
Резеда Исмәгыйлева
 
Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса