Хәрәкәттә-бәрәкәт
Өлкән яшьтәгеләрнең тулы, мавыктыргыч, яшьләргә үрнәк булырлык сәламәт тормыш белән яшәүләре һәркемне сокландыра
Әлмәтлеләр бу яктан бик актив.
Кайсы гына җәмәгать киңлеген, парк-скверларны алма, анда өлкән яшьтәгеләрнең спорт белән шөгыльләнүләрен, җырлауларын, биюләрен күрергә була. Аларның күбесе илкүләм «Актив озын гомер» проекты белән якыннан таныш.
Әлмәт урамнарында җәен дә, кышын да кулларына Скандинавия таяклары тотып йөрүчеләрне аеруча еш күрергә була. Өлкән буын кешесе чаңгы таяклары тотып кына булса да урамда йөри икән, ул сәламәтлеге турында кайгырта, хәрәкәт итәргә омтыла дигән сүз. Димәк, мондый кешеләр сәламәтлекләрен кайгырта, аларның кәефләре дә шәп дигәнне аңлата.
Шәһәрдә бик популярлашып китте Скандинавия йөреше. Шушы көннәрдә мин әлеге төрне үз күрүче ике ханым белән якыннан таныштым. Дөресрәге, миңа алар көн дә эшкә барганда очрыйлар иде. Чираттагы күрешүдә сөйләшеп киттек. Зөлфия апага 73, ә Рәзинә апага 75 яшь булып чыкты.
– Скандинавия йөреше белән инде 10 еллап шөгыльләнәбез, таякларны үзебез сатып алган идек. Көн дә иртәнге якта, бер үк вакытта «Саулык» паркына юл тотабыз. Анда безнең шикелле актив тормыш алып баручы дусларыбыз белән очрашабыз, бергәләп тренажерларда шөгыльләнәбез, сөйләшәбез, аралашабыз, – диде өлкән буын вәкилләре һәм җил-җил атлап китеп тә бардылар. Аларга исәнлек-саулык теләп мин дә юлымны дәвам иттем.
Чыннан да, Скандинавия йөреше йөрәк-кан тамырлары системасына, сулыш орган-нарына уңай тәэсир итә, баш мие кан әйләнешен яхшырта, холестерин күләмен киметә, мускулларны да ныгыта икән бит. Өлкәннәрдән үрнәк алып, безгә дә олыгайган көннәребезне алар кебек актив уздырырга язсын иде, дуслар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia