Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Ватанны саклаучылар көненә хәрби хезмәткәрләрнең әниләре һәм хатыннарының концерты узды

Әзерлек вакыты кыска булуга карамастан, җырчылар вокаль һәм шигъри номерларны тәкъдим иттеләр, аларны тамашачылар алкышлар белән каршы алды.

Әлмәттә Ватанны саклаучылар көненә хәрби хезмәткәрләрнең әниләре һәм хатыннары концерты узды

Әлмәт шәһәренең «Иске Элмәт» мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт узды. Сәхнәгә хәрбиләрнең әниләре һәм хатыннары чыкты, залда СВО ветераннары һәм гамәлдәге сугышчылар катнашты.

«Тормышта  батырлыкка урын бар» концерты 2025 елның декабрендә үк планлаштырылган иде. Репетицияләр ике атнага якын вакытны алган. Әзерлек вакыты кыска булуга карамастан, җырчылар вокаль һәм шигъри номерларны тәкъдим иттеләр, аларны тамашачылар алкышлар белән каршы алды.

Тамашачыларның игътибарын махсус хәрби операция сугышчыларының әниләре башкарган «Материнская молитва» җыры җәлеп итте. Ул хезмәттә булганнарга ярдәм символына әверелде.

"Әниләргә апа-сеңелләр, улларыбызның хатыннары арасында булу-бу ниндидер юаныч. Бу чара ни өчен? Кешеләр истә тотсын өчен, батырлык, ныклык, намус барлыгын белсеннәр өчен, алар һәркайда сакланачак», – дип билгеләде махсус хәрби операция сугышчысының әнисе Анна Музафарова.

Концертта шулай ук тылда гаилә учагын саклаучы хәрбиләрнең хатыннары да катнашты.

"Без хәзер махсус зәрби операциядә булганнарны бик кадерлибез, хөрмәт итәбез һәм рәхмәт белдерәбез. Бу чара белән без үзебез генә түгел, бер – беребезнең хатыннары, әниләре, сугышчыларның якыннары икәнебезне күрсәтергә телибез", - дип билгеләп үтте Әлмәт хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге җитәкчесе Анастасия Митяева.

Аерым номерны махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләргә багышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса